Минзәләнең «Олимп» футболчылары «Күн туп» финалында катнаштылар
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләнең «Олимп» футболчылары «Күн туп» финалында катнаштылар

Казанда 15-16 июнь көннәрендә 2013 елгы яшүсмерләр арасында «Күн туп» республика турниры финалы узды

 

 

— Финалда Казан, Зеленодольск, Аксубай, Байлар Сабасы, Бөгелмә кебек шәһәр һәм районнардан командалар катнашты.Әмир Минһаҗев, Глеб Козин, Арсений Сысоев, Ренал Нургалиев, Платон Козлов, Самир Петров, Солтан Ардыханов, Рафил Фәтхуллин, Матвей Юдин һәм Азамат Хәмитов составындагы безнең команда 4 урынны алды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Олимп» спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Саранов.

Исегезгә төшерәбез, бу команда Татарстан Республикасы Беренчелегенең зона этабында 1 урынны алды һәм августта финалында катнашачак.


Нет комментариев