Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә биючеләре призлы урын алдылар

Гимназиядә укучы балаларыбыз 1 нче сыйныфта укыганда ук "Уен" бию ансамбленә йөри башладылар. Без, ата-аналар моны бик шатланып кабул иттек. Роза Александровна балалар белән бөтен көчен, вакытын кызганмыйча шөгыльләнә. Әле беренче тапкыр гына бию хәрәкәтләре ясарга өйрәнгән сабыйларыбыз бию дөньясына тиз кереп киттеләр. Нәтиҗә дә озак көттермәде: узган уку елының...

Гимназиядә укучы балаларыбыз 1 нче сыйныфта укыганда ук "Уен" бию ансамбленә йөри башладылар. Без, ата-аналар моны бик шатланып кабул иттек. Роза Александровна балалар белән бөтен көчен, вакытын кызганмыйча шөгыльләнә. Әле беренче тапкыр гына бию хәрәкәтләре ясарга өйрәнгән сабыйларыбыз бию дөньясына тиз кереп киттеләр. Нәтиҗә дә озак көттермәде: узган уку елының май аенда "Уен"га йөрүче балалар безгә концерт күрсәтте. 1 нче сыйныфта укучы балаларыбызның чыгышларын гаҗәпләнеп һәм горурланып карап утырдык.

Быел балаларга зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге туды. 7-9 яшьлек балаларыбыз Чаллыда узган "Беренче адымнар" республика конкурсында катнашып, 2нче кечкенәләр төркемендә 2нче урынны алып, 1 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар. Диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр. Анда республикабыз район-шәһәрләреннән, Ижаудан оста биючеләр килгән иде. Зур сәхнәгә беренче чыгулары гына булса да, балалар югалып калмадылар.

Нәни биючеләребезне Чаллыга алып бару өчен автобус белән ярдәм иткән АТП директоры Рамил Кәримовка хезмәтендә һәм тормышында уңышлар телибез.

Шушындый ансамбльләрне саклап, аларны оештыручыларның кадерен белсәк иде. Бию теле аша тәрбия дә бирелә, сәламәтлек тә ныгытыла, буй-сын да формалаша. Анда йөрүче балалар матурлыкны тоеп, сизеп, үзләре тудырып, яхшы кешеләр генә булырлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев