Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә футболчылары хәбәр итә

Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының мини-футбол буенча беренчелегенең зональ этабында Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Яр Чаллыдан 8 команда көрәште.

Безнекеләр 4 урынны яулады. Командабыз составында Дмитрий Галлямов, Антон Домнюк, Динар Хәсәнов, Рамил Хәмәтханов, Илшат Хөснетдинов, Дамир Маннанов, Руслан Зайцев, Рөстәм Саранов якладылар. Аларга әлеге ярышка барырга аталы-уллы Алексей һәм Егор Юдиннар, Максим Иванов (“СтройДом” кибете) һәм Рамил Кәримов ярдәм күрсәттеләр.

Кечкенеләр арасында да футбол тормышы кайный. 1, 14 апрельләрдә Татарстан Кубогы кысаларында Арчада, Бавлыда уеннар күөтелә. Шулай ук 5-7 апрельләрдә 2010-11 елгы футболистлар арасында республика ярышлары безнең шәһәребездә узачак, дип хәбәр итте безгә Рөстәм Саранов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев