Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә гимназиясендә халыкара әдәби бәйге җиңүчеләрен каршы алдылар

Гимназиянең театраль төркемендә катнашучылар Казанда җиңү яуладылар

Минзәлә гимназиясендә бүген шатлыклы көн: “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесендә беренче урын яулаган “Сәйяр” труппасын каршы алдылар.

Яңа гына Казаннан кайтып кергән җиңүчеләрне фойеда бер төркем укучылар һәм укытучылар шарлар һәм котлау сүзләре белән каршы алдылар.

“Сәйяр” төркеменең җитәкчесе, режиссёры Ленар Миңнемуллин да хис-кичерешләр, фикерләр белән уртаклашты.

- Бәйге югары дәрәҗәдә үткәрелде, катнашучылар бик күп, аларның географиясе киң, хәтта Бакудан да килүчеләр дә бар иде. Шулай да, без тырыштык, үзебезне күрсәтәлдек, нәтиҗәдә 1 нче урын безнеке. Иң мөһиме, жюри безне калган катнашучылардан ике-өч башка югарырак дип билгеләп үтте. Бу конкурс 2 нче елын үткәрелү дәверенә шулкадәр яхшы оештырылган тамаша күрмәгән идек әле, чын театр артистлары алып килгәнсез, диделәр безнең хакта.

Әлеге чараның видеосын безнең инстаграмда һәм ВК төркемендә карый аласыз

Безнең өстәмә

Минзәләдән катнашучыларның җиңүләре моның белән генә чикләнми: Муса Җәлилгә багышлап үз шигыре белән чыгыш ясаган 1 мәктәп укучысы Самат Камалов әлеге бәйгедә 2 нче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев