Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә гимназиясенең чыгарылыш сыйныфы

Минзәлә шәһәрендәге татар гимназиясен быел 11 укучы тәмамлый. Бу балаларның сыйныфында 9 класска чаклы 22 бала булган, калганнары урта уку йортларында белем алалар икән. Сыйныфтагы балалар бер йодрыкка тупланган , бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә, алар бер-берсенең уңышларына чын күңелдән сөенәләр, эчкерсезләр, яхшы һәм саф күңелле, актив балалар алар- дип искә...

Минзәлә шәһәрендәге татар гимназиясен быел 11 укучы тәмамлый. Бу балаларның сыйныфында 9 класска чаклы 22 бала булган, калганнары урта уку йортларында белем алалар икән.

Сыйныфтагы балалар бер йодрыкка тупланган , бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә, алар бер-берсенең уңышларына чын күңелдән сөенәләр, эчкерсезләр, яхшы һәм саф күңелле, актив балалар алар- дип искә алды сыйныф җитәкчесе Елена Николаевна Хәкимова. Сыйныфта укучы балаларда укытучылары турында бик яхшы сыйныф җитәкчесе, безнең уңышларга чын күңелдән сөенә, уңышсызлыкларыбыз булса көенә, авыр хәлләрдә безне беркайчан да ташламады, моның өчен аңа зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Гимназияне тәмамлаучылар хыялларына тугры калып,куйган максатларына һәрвакыт ирешәчәкләрен белдерделәр. Укучы балалар алда торган авырлыклар алдында каушап каслмыйлар, үз дигәннәрен ирешеп баралар. Гимназиядә укучы Юлия Колесова велоспорт буенча күп тапкырлар ярышта катнашып җиңүче булган, рәсем һәм сынлы сәнгать конкурсларында катнашып район һәм республикада җиңүләр яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев