Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә педагогика көллиятендә ришвәтчелеккә каршы фәнни-гамәли конференция үткәрелде

Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан үткәрелгән чарада районның урта уку йортлары һәм мәктәп укучылары катнашты.

Ришвәтчелеккә каршы тематикага багышланган түгәрәк өстәл барышында катнашучылар ришвәтчелекнең нәрсә икәнен билгеләү хакында,ришвәтчелек характерындагы хокук бозуга карата җаваплылык, ришвәтчелеккә карата түзеп тормаслык мөнәсәбәт формалаштыру һәм башка шундый мәсьәләләргә багышланган докладлар белән чыгыш ясадылар. Докладларда шулай ук тормыштагы суд практикаларыннан мисаллар китерелде, коррупциячел хокук бозуларны кисәтү алымнарының берсе буларак электрон дәүләт хезмәтләрен куллануның роле каралды.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев докладчыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте һәм иң яхшы тәкъдим ителгән эшләрдән өзекләр методик җыентыкларга - коррупциягә каршы көрәш буенча белешмәлекләргә кертеләчәк, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев