Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә укучылары театр музеенда кунак булды

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өлкәннәрне һәрдаим эчтәлекле спектакльләре белән җәлеп итсә, соңгы вакытта кечкенә тамашачыларны да әкиятләре белән еш сөендерә башлады. Телебезнең кыйммәтле җәүһәрләрен чагылдырган, әдәби саф татар телендә куелган театрлар без, татар теле укытучылары өчен, әйтеп бетергесез үрнәк һәм рухи азык та булып тора. 80...

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өлкәннәрне һәрдаим эчтәлекле спектакльләре белән җәлеп итсә, соңгы вакытта кечкенә тамашачыларны да әкиятләре белән еш сөендерә башлады.

Телебезнең кыйммәтле җәүһәрләрен чагылдырган, әдәби саф татар телендә куелган театрлар без, татар теле укытучылары өчен, әйтеп бетергесез үрнәк һәм рухи азык та булып тора.

80 еллык тарихка ия булган театрыбыз белән укучыларыбызны да тирәнтен таныштыру максатыннан театр музеена экскурсиягә бардык. Артистлар гаиләсендә тәрбияләнеп, кечкенәдән үк театр тормышында кайнап үскән театр музее методисты Илһамия Кичубаева 11 сыйныф укучыларына бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Әйтик, фотоальбомнан ике фото күрсәтте. Берсендә яшь кыз сурәтләнгән, ә икенчесендә - карт әби. Баксаң, икесендә дә бер үк кеше икән. Бер үк артист спектакль башында карт әбине уйный, спектакль барышында әби үлә һәм шул артист икенче образ - кыз образына керә. Образга бәйле рәвештә гриммнар да салына.

Соңыннан балалар музейда булган артист киемнәрен киеп карадылар, фотога төштеләр, дип хәбәр итә 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Резеда Фәррахова, Райлә Зиязиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев