Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә яшьләре фәнни эзләнүдә

    11 нче декабрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яр Чаллы шәhәре башкарма комитеты мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат базасында «Яшьләр фәнни эзләнүдә» ("Молодежь в научном поиске") дип аталган республика фәнни-гамәли укучылар...

    11 нче декабрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яр Чаллы шәhәре башкарма комитеты мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат базасында «Яшьләр фәнни эзләнүдә» ("Молодежь в научном поиске") дип аталган республика фәнни-гамәли укучылар конференциясе уздырылды. Чара әдәбият елы кысаларында, эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның иҗади фикер йөртүләрен, интеллектуаль сәләтләрен активлаштыру максатыннан чыгып 8-11нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Конференциядә катнашу өчен экспертлар комиссиясе тарафыннан 120дән артык фәнни-гамәли эш сайланып алынган.

    Инде 4 нче тапкыр үткәрелсә дә, мин бу конференциядә беренче тапкыр көчемне сынап карадым. Конференциягә, җитәкчем Альбина Мөҗәһит кызы белән берлектә, якташ язучыбыз Гөлшат Зәйнашевага багышланган проект эше тәкъдим иттек. Гимназиябездән ике проект эше дә икенче турга үтте. Акберова Лилия белән Биҗанова Сәриянең фәнни эше тел өлкәсенә багышланган иде. Беренче тапкыр гына конференцияләрдә катнашмагангамы, чыгыш ясавымнан курыкмадым. Җюри әгъзалары биргән сорауларга да җавап бирдем. Мин татар әдәбияты фәненнән Мәгариф һәм фән министрлыгының I нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдым. Акберова Лилия һәм Биҗанова Сәрия дә сынатмады - татар теленнән башкарган фәнни эш белән лауреат исеменә лаек булдылар. Бу конференциядә беренче урын яулавым мине тагын да яңа җиңүләргә канатландырып җибәрде.

    Гомумән, мин тикшерү эшләре белән шөгыльләнергә, конференцияләрдә катнашырга яратам. Җиңмәсәм, борчылмыйм, чөнки "Кайвакытта син җиңәсең, ә кайвакытта өйрәнәсең" ("Sometimes you win, sometimes you learn") дигән инглиз мәкале бар. Бу мәкаль белән мин тулысынча килешәм.

    Йомгаклап әйткәндә, барлык яшьләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Актив булыгыз! Нинди кызыклы конкурс яки конференция күрсәң, курыкма, катнашып кара. Бирешмә! Беренче тапкыр килеп чыкмады икән, икенче, өченче тапкыр син, бершиксез, үз максатыңа ирешәчәксең.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: