Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә балаларның кышкы каникуллары күңелле уза

Минзәлә елгасының яр буенда район мәдәният йортының иҗат коллективы “Күңелле каникуллар” дигән музыкаль күңел ачу чарасы үткәрде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Каникуллар чорында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр балалар өчен төрле мавыктыргыч чаралар үткәрәләр. Кышкы табигать кочагында – Минзәлә елгасы яр буенда район мәдәният йортының иҗат коллективы (Гөлназ Мордвинова, Динара Шәйморатова, Рузилә Габдуллина, Ринат Бәдретдинов) үткәргән тамаша да күңелле үтте.
Динара Шәйморатова, район мәдәният йорты методисты:
–Балалар янына кунакка үзенең чибәр оныгы Кар кызы белән Кыш бабай да килгән иде. Аның капчыгында балаларга бик күп татлы бүләкләр бар иде. 2020 ел символы – Күсе килде, күңелле уен уйнап, эстафетасын 2021 ел символы булган Үгезгә тапшырды. Үгез балаларга табышмаклар әйтте, музыкаль уеннар уйнады. Хәтта шундый җылы дустанә атмосферадан Убырлы карчык та юмартланып китте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар. Ә соңыннан балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Балалар күпме позитив алдылар, күңелләрен күтәрделәр, шатланып уйнадылар. Иң мөһиме – саф һавада үткән чарадан канәгать булып таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев