Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләнең 1 нче урта мәктәбе укучылары “Онытмаска иде үткәнне...” спектаклен елый-елый карады

1 нче мәктәп укучылары Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрында Ильяс Закировның "Онытмаска иде үткәнне" (“Помнить... или забыть”) дип исемләнгән спектаклен карадылар.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бергенә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

Резеда Фаррахова, 1 нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы:

–Без балалар белән берлектә яшүсмерләр өчен, татар шагыйрьләре иҗатына нигезләнеп эшләнгән сугыш турында тәрбияви патриотик мини-спектакль карадык.Әлеге спектакль балаларның күңелләренә нык үтеп керде. Алар кызыксынып карадылар. Соңыннан мәктәптә балалар белән әсәр эчтәлеге буенча сөйләшү булды. Укучылар  кичергән хисләрен сөйләделәр, хәтта күбесе:"Мин елап карап утырдым "-диделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев