Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләнең 1 нче урта мәктәбендә укучылар кинолог һәм хендлер Наталья Иванова белән очраштылар

2-3 нче сыйныфта укучы балалар өчен “Кемне кулга ияләштергәнсең, шуның өчен җаваплы бул” девизы астында чара узды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
“Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында балалар атна дәвамында Чаллыдагы хайваннар приютында тәрбияләнүче дүрт аяклы дуслар өчен азык-төлек җыйдылар. Әлеге акциядә катнашкан һәр бала директор исеменнән рәхмәт хатына ия булды. Мәрхәмәт акциясен йомгаклап, актлар залында узган чарада балалар театральләштерелгән әкият күрсәттеләр, этләр һәм песиләр хакында шигырьләр һәм кызыклы фактлар сөйләделәр, хор белән җыр башкардылар.
Чараның кульминацион ноктасы булып кинолог Наталья Иванова һәм хайваннар яратучы Дина Елизарова һәм аларның йорт хайваннары – этләр белән очрашу булды.
Наталья Иванованың 5 эте бар. Бүгенге очрашуга ул токымы бельгия овчаркасы булган Фурия кушаматлы эте белән килгән иде. Аңа әле бары 8 ай. Наталья Владимировна балаларга этләр янында үз-үзеңне ничек тотарга, урамда эт ташланганда үз-үзеңне ничек сакларга, этләрне ничек асрарга кирәклеге хакында сөйләде. Дина Елизарова шпиц токымлы кечкенә этен алып килгән. Ул өй этләрен асрау серләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев