Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләнең гимназия укучылары “Болгар-Туган тел” форумында

Гимназиянең алты укучысы - Алинә Низамова, Лилия Акберова, Лилия Якупова, Айсылу Хәбирова, Регина Галиева һәм Айсылу Минаева Спас районында үткәрелгән "Болгар-Туган тел" яшьләр форумында катнаштылар. Аннан кайткач, Лилия Акберова һәм Айсылу Хәбирова үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. -Болгардагы алан тормышы озак дәвам иттеме? Лилия: -Бу форумда без җиде көн булдык. Монда...

Гимназиянең алты укучысы - Алинә Низамова, Лилия Акберова, Лилия Якупова, Айсылу Хәбирова, Регина Галиева һәм Айсылу Минаева Спас районында үткәрелгән "Болгар-Туган тел" яшьләр форумында катнаштылар. Аннан кайткач, Лилия Акберова һәм Айсылу Хәбирова үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

-Болгардагы алан тормышы озак дәвам иттеме?

Лилия:

-Бу форумда без җиде көн булдык. Монда бару өчен путевкалар ТР фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән иде. Билгеле, анда бару бәхете уку елы барышында олимпиадаларда җиңгән һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларга эләкте.

Биредә безне палаткалы лагерь тормышы каршылады. Иртән 7дә Болгар гимнына торып, юынгач, барыбыз да иртәнге зарядкага чыгып тәннәрне язып җибәрә идек, аннары иртәнге аш. Көн шулай башланып китә иде. Кичен 11дә йокларга тиеш булсак та, без, кызлар, көн буена үткән чаралар турында шыпыртын гына тәэсирләребез белән уртаклашып ятарга яраттык.

-Яшьтәшләрегез белән татарча аралаштыгызмы?

Айсылу:

-Төп юнәлеше татар телен саклап калуга юнәлтелгән әлеге форум беренче тапкыр үткәрелде. Рәсәйдәге башка регионнардан да 500дән артык баланы туплаган иде ул. Форумда катнашу өчен татар телен белү мәҗбүри түгел, хәтта, киресенчә, аланда күп кенә рус балалары да бар иде. Әмма биредә үткәрелгән чаралар нигездә татар телендә алып барылды. Һәр көнне ике мастер-класс үткәрелде, алар сәгать ярым тирәсе барды.

-Көннәрегезне ничек үткәрдегез?

Лилия:

-Белем бирү программасы берничә юнәлешкә бүленгән иде: "Лингвистика", "СМИ", "Мәдәният һәм сәнгать". Беренче юнәлеш лингвистикага багышланган иде. Ул көнне безгә куннака Рабит Батулла, Әнвәр Хәйри кебек язучылар, педагогия фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхулова, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Эльвира Димөхәммәтова килгән иде. Алар безгә татар теленең бөеклеген тасвирладылар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кич белән "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены узды. Әлеге уенда катнашу өчен командалар аланнарда көн дәвамында сайлап алынды. Икенче көнне һөнәрләре журналистика белән бәйле кунаклар килүе бигрәк кызыклы булды. Алар арасында без "Свободная Европа" корпорациясенең Казандагы "Азатлык" радиосы бюросы җитәкчесе Римзил Вәлиевне күрдек.

Айсылу:

-Сәлкешләр кечкенә аланнарга бүленгәннәр иде. Безнең алан Г.Камал исемен йөртте. Ягъни аланнарның исемнәре татар мәдәниятенә, сәнгатенә зур өлеш кертүче бөек шәхесләрнең исемнәре белән аталган иде. Миңа бигрәк тә "Болгар - Туган тел" аланында үткәрелгән КВН ошады, көлеп хәлдән тайдык, ул шундый күңелле булып истә калды. Моның өчен дә әзерлек көн буена барды. Һәм, ниһаять, көтеп алынган сәгать килеп җитте. Җиде командадан торган КВНда мин, ике Айсылу, Алинә дә катнашты. Һәр командада унар сәлкеш иде. Без дүртенче урынны алдык.

Лилия:

-Сәнгатькә багышланган көнне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм кинорежиссер Илшат Рәхимбай бездә кунакта булдылар. Сәнгатьнең төрле өлкәләре хакында кызыклы мәгълүмат тупладык, спикерлар әзерләп килгән сорауларга дөрес җавап биреп, истәлекле бүләкләргә ия булдык. Көннең икенче яртысында аланда шаулап-гөрләп Сабантуй үтте. Аркан тарттык, кашыкка йомырка салып йөгерү, таяк тарту, капчык киеп сикерү һәм башка кызыклы уеннар уйнап, ял иттек. Яңгыр сибәләп торса да, палаткаларга ашыкмадык. Кичен медиаүзәк вәкилләре безгә өч көн дәвамында алан тормышының иң кызык мизгелләрен күрсәттеләр.

-Ничек уйлыйсыз, "Болгар - Туган тел" аланы дәвамлы булачакмы?"

Лилия:

-Лагерь тәмамланырга бер көн кала аланга ТР премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация килде. Алар сәлкешләр белән аралаштылар, без әзерләгән концертны карадылар. Сез биргән сорауны мәгариф министрына без дә бирдек, ул әлеге проектның алдагы елларда да оештырылачагын белдерде.

-Форум сездә нинди тойгылар уятты, анда тагын барыр идегезме?

Айсылу:

-Күңелләргә кереп урнашкан җылылык әле бик озак безне җылытып торыр.Сәләтебезне үстерергә, дуслар табарга шундый мөмкинлек тудырган өчен район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә, форумда өлкән әйдәманыбыз булган якташыбыз - гимназиянең чыгарылыш укучысы Гөлшат апа Шәймәрдановага зур рәхмәтебезне белдерәсе килә.

Лилия:

-Әлеге форумда халкыбызның бай тарихы турында тагын да тулырак мәгълүматлар җыйдык, күренекле шәхесләр белән очрашуыбызны горурланып сөйләргә була. Бу форум минем өчен туган телемнең матурлыгын ныграк тоярга этәргеч бирде. Форумда үткәрелгән чараларда актив катнашкан өчен миңа, Айсылу Хәбировага, Алинә Низамовага министрлыкның дипломын, истәлеккә китаплар бирделәр.

Кайтып киткәндә әйдәманнар һәм дуслар белән көчкә аерылыштык, елап беттек. Шушы көннәрдә әллә никадәре дусларыбыз арткан иде бит. Мин мәсәлән,Балык Бистәсеннән, Самарадан, Әлмәттән, Казаннан, Ульяновсктан, Уфадан яңа дуслар таптым. Әле хәзер дә алар белән аралашабыз, телефоннан да, интернет аша да ("шәмчек"ләр үткәрәбез: көн буена алган тәэсирләр белән уртаклашасың). КВН үткәргәндә кураторыбыз Султан абый Нугайбеков булды, ул булачак журналист, КФУда укый. Аның белән дә социаль челтәрләрдә аралашып торабыз. "Син барасың" дисәләр, мондый форумнарга бармый каламмы соң?!

Рәсемдә: гимназия укучылары Лилия Акберова, Айсылу Хәбирова, Регина Галиева, Алинә Низамова, Айсылу Минаева әйдәманнар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X