Мускуллар ныклык сорый

Армиягә язгы чакырылыш вакыты тәмамланды. Шул уңайдан без хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә жыю, чакыру һәм әзерләү бүлеге начальнигы Илшат Каюмов белән әңгәмә кордык.
- Илшат Илгизович, Минзәлә районыннан бу чакырылышта ничә егетебез хезмәт итәргә китәчәк?
- Бу чакырылышта якынча 58 ир-егет Ватанга үз бурычын тапшырырга китте, күбесендә машина йөртү таныклыгы бар. Спецназ отрядында хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр булды. Черноморский флотка без иң булдыклы егетләребезне җибәрдек. Физик яктан гына түгел, шулай ук мораль яктан ныклы булырга тиеш алар. Диңгез флотына барырга теләүчеләр күп. Егетләр махсус командага эләктеләр, алар яшерен допуск белән китәләр. Хәрби хезмәткә җибәрелгәндә егетләрнең те- ләкләрен сорыйбыз, мөмкин булса, сәламәтлекләре, уй- фикерләре теләкләренә туры килсә, үзләре сораган җиргә җибәрергә тырышабыз инде анысы.
- Республиканың бүтән районнарының егетләре белән чагыштырганда безнекеләргә нинди бәя биреп була?
- Мактанып әйтә алабыз, бик яхшы егетләребез бар. Район халкы күзәтеп барса, газета битләрендә солдат егетләребез еш күренә. Президент полкында хезмәт иткәннәре бар, армия сафларыннан күптән түгел кайткан Рамил Гайсин, үткән елны медаль алып кайткан Ранис Низамбиев районыбыз горурлыгы. Байтак егетләребез сержант һәм башка званиеләр алып кайталар. Медицина күрсәткечләре буенча Татарстанда югары урыннарның берсендә безнең район, әллә һавасы, әллә суы тәэсир итә.
- Альтернатив хезмәт турында сөйләп китегез әле?
- Безнең районда альтернатив рәвештә хезмәт итүчеләр юк. Минем белгәнемчә, Татарстанда да алар 4-5 кенә егет. Мондый хезмәткә китәр өчен ярты ел алдан гариза биреп, үзеңнең ни сәбәпле корал тотарга ярамавын исбат итәргә кирәк. Бу очракларда күбесе: "Мин дога укыйм, мин чын мөселман, миңа корал тотарга ярамый", - дип җавап бирәләр, ләкин Коръәндә андый сүз дә язылмаган. Әгәр дә инде кеше баптизм яки пацифизм хәрәкәтендә активист икән, бу очракта альтернатив хезмәткә суд аша гына рөхсәт алырга мөмкин. Хезмәт итүнең мондый юлны сайлаган егетләрнең хезмәт итү вакыты арта, мәсәлән: гади хезмәттә 1 ел икән - альтернативта 1,8-2 ел. Ни белән шөгыльләнәләр дип сорасагыз? Гадәттә, хәрби заводларга, лепрозо́рийларга җибәреләләр.
- Нинди очракта армиягә баруны кичектереп торырга мөмкин?
- Отсрочкалар саны үзгәрмәде диярлек, бер-ике генә үзгәреш бар. Кертелгән үзгәрешләр белән безнең районда кулланучылар аз. Элекегечә бер балалы аталар өчен чакырылыш бара, хәзер аларга өстәмә акча түләнелә. Ике балалы аталар хезмәткә алынмыйлар, ләкин алар бары хәрби комиссариатка килеп чакырылыш комиссиясен үтәргә тиешләр. Уку һәм сәламәтлек буенча үзгәрешләр юк диярлек. Ничә ел көрәшкәннән соң дөреслек булды, 11 нче сыйныфны тәмамлаган егетләргә югары уку йортына керергә мөмкинлек бирә торган закон кабул ителде. Имтиханнарын уңай билгегә тапшырсалар, аларны армиягә барудан кичектереп торалар. Ә инде махсус белем бирү йортларында укучыларны 18 яшь тулу белән армия сафларына алып китәләр. 9 сыйныфны тәмамлаган егетләргә шулай ук отсрочка бар. Нинди уку йортында укуына карамастан, 20 яшькә кадәр хезмәт кичектерелеп тора.
- Сәламәтлек ягыннан нәрсә әйтә аласыз?
- Үткән еллар белән чагыштырганда, сәламәтлек буенча күрсәткеч аска тәгәри. Хәзерге яшьләрнең сөяк-мускул системасы ныклы дип әйтеп булмый шул, күпчелегендә сколеоз, плоскостопие, язва чирләре бар. Быел 30 кеше армиягә яраксыз һәм бу сан елдан-ел арта гына бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 18:31Гүзәлия Исламова "21 январь - бөтендөнья кочаклашу көне" Районыбыз шагыйрь-язучылары иҗаты00
-
21 гыйнвар 2021 - 13:27Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны чыга Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында яшәү шартларын ничек яхшыртырга була? Бу хакта төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенең баш белгече Ильмира Аксюкова белән әңгәмәдә 2 нче биттә.00
-
20 гыйнвар 2021 - 14:58М-7 юлында зур бөке хасил булды Бүген иртән иртәнге 9лар тирәсендә Мәскәү-Уфа юлының 1103 километрында йөк автомобильләре һәм җиңел автомашиналар катнашында юл транспорт һәлакәте булды.00
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Бикбау авылында бер ир-ат янып үлде 14 гыйнвар көне кичке 7 сәгать тирәсендә Бикбау авылында янгын чыкты.00
-
14 гыйнвар 2021 - 14:15"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга! 5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!00
-
9 гыйнвар 2021 - 10:58Татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый "чаңгы белән шуу" түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?00
-
8 гыйнвар 2021 - 05:00Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.00
-
8 гыйнвар 2021 - 04:45Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.00
-
8 гыйнвар 2021 - 03:17Бер ел буена чир тагып җәфаладылар... Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:50Сез кышкылыкка нәрсәләр әзерлисез? Әлеге сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:24Акча күктән яумый. Моның өчен тырышырга һәм... сабыр булырга кирәк Уңайлы урында, шәһәр үзәгендә урнашкан «Минзәлә-информ» филиалы бинасын берничә эшмәкәр арендалый. Алар төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар. Бу юлы без шәхси эшмәкәр Марат Җәләловның «Online» реклама остаханәсе эшчәнлегенә тукталдык. Быел остаханә үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә.00
-
5 гыйнвар 2021 - 06:14“Әйдәгез дус яшик” Бездә эшенә карата түбән хезмәт хакы түләнгән өч әһәмиятле һөнәр бар. Ул – кешеләргә хезмәт күрсәтүче, шул ук вакытта кадерсез – укытучы, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре. Эшләү өчен бу һөнәрләр өчен аерым белем кирәк.00
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Тәкермәндә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
-
24 декабрь 2020 - 09:00Тәкермәндә Яңа елга әзерлек бара
-
22 гыйнвар 2021 - 16:43Минзәлә районында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелдеТөрле милләттәге талантлы укучылар үз номерлары белән чыгыш ясады00
-
22 гыйнвар 2021 - 08:33Югары Тәкермән тагын беренче булдыҮткән ел йомгакларына һәм быелгы планнарга багышланган җыенны, Югары Тәкермән мәктәбе коллективы тарафыннан әзерләнгән , Татарстанда башланган Туган телләр һәм халыклар дуслыгы еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция белән башлап җибәрделәр.00
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)91800
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64116800
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.78700
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.93600
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.123700
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064112300
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.317400
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.306800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика