Ни өчен мин журналист һөнәрен сайладым?

Соңгы арада мин һәрвакыт үземнең киләчәгем турында уйлыйм: кая укырга барырга, нинди һөнәр сайларга?
(Минзәлә, Айзилә Муллахмәтова) Нинди генә һөнәрне алсаң да, һәрберсе үзенчә катлаулы, җаваплы һәм хөрмәтле. Эшнең ояты юк. Күмәч пешерүчеме, көтүчеме, төзүчеме, табиб яки укытучымы - барысы да яхшы. Шуңа күрә, кече яшьтән үк дөрес һөнәрне, үзеңә ошаган һөнәрне сайлап алу - бик җаваплы адым. Иртәгә нәрсә эшлисен белмәгән кеше - иң бәхетсез кеше....
Минем булачак һөнәрем- журналист. Минемчә, журналист - бик күпкырлы һөнәр. Ул тырыш хезмәт һәм иҗади сәләт таләп итә. Минемчә, бу эш минем бурычым. Ләкин яхшы журналист булу өчен гомер буе укырга кирәк. Әлегә мин — укучы. Минемчә, әдәбият дәресләрендә, төрле әсәрләр аркылы, сүз байлыгын арттырып, фикерләргә өйрәнү, тиз арада булган вакыйганы материалга әйләндерү журналистиканың нигезе булып тора.
Ни өчен мин журналист һөнәрен сайладым? Мин үземдә ниндидер көч барлыгын, ягъни әлеге һөнәрне уңышлы үзләштерүгә тумыштан килгән сәләт барлыгын сизәм. Ышанам, бу өлкәдә уңышка ирешермен дип. Мин иншалар, хикәяләр, шигырьләр, мәкаләләр язарга яратам. Миңа хәтта миндә язучылык сәләте бар дип тә әйттеләр.
Әлбәттә, миңа әле күп нәрсәгә өйрәнергә туры киләчәк. Ләкин бу максат белән мин югары уку йортына керергә телим, анда булачак журналистларны объектив һәм бай мәгълүмат белән таныштырырга өйрәтәләр. Мина калса теләсә кайсы эштә иң мөһиме - теләк, дип саныйм.
Булачак һөнәргә килгәндә, ошаганны сайларга кирәк. Шул вакытта булачак эш тә күңелгә хуш килер һәм, ахыр чиктә, тормыш белән канәгатьләнү югары дәрәҗәсенә җитәр.
Шулай итеп, миңа киләчәктә кем булу турында озак уйларга туры килмәде. Минем яраткан һөнәрем - журналист, бу минем сайлавымны тәэмин итте дә. Әлегә мин тугызынчы сыйныфта гына укысам да, максатыма кечкенә адымнар белән атлый башладым. Һәр булган чарага карата үз фикеремне җиткерергә, язмалар язарга тырышам. Шулай ук мин айга бер тапкыр нәшер ителә торган гимназия газетасының редколлегия әгъзасы булып та торам. Бу, әлбәттә, иҗади юлымда кечкенә генә адымнар булса да, алар миңа тәҗрибә тупларга ярдәм итәр, дип уйлыйм.
Безнең өстәмә
Минзәлә шәһәре гимназиясендә белем алучы Айзилә Муллахмәтова быел Татарстанда XXV балалар, үсмерләр, яшьләр өчен тәгаенләнгән «Алтын каләм — Золотое перо» матбугат фестивалендә катнаша.
Иҗади ярышта 10 яшьтән 20 гә кадәр булган яшь журналистлар көчләрен сынап карый ала.
Төп приз — журналист һөнәре алу өчен уку йортына ышанычлы юллама.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Бикбау авылында бер ир-ат янып үлде 14 гыйнвар көне кичке 7 сәгать тирәсендә Бикбау авылында янгын чыкты.00
-
14 гыйнвар 2021 - 14:15"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга! 5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!00
-
9 гыйнвар 2021 - 10:58Татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый "чаңгы белән шуу" түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?00
-
8 гыйнвар 2021 - 05:00Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.00
-
8 гыйнвар 2021 - 04:45Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.00
-
8 гыйнвар 2021 - 03:17Бер ел буена чир тагып җәфаладылар... Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:50Сез кышкылыкка нәрсәләр әзерлисез? Әлеге сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:24Акча күктән яумый. Моның өчен тырышырга һәм... сабыр булырга кирәк Уңайлы урында, шәһәр үзәгендә урнашкан «Минзәлә-информ» филиалы бинасын берничә эшмәкәр арендалый. Алар төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар. Бу юлы без шәхси эшмәкәр Марат Җәләловның «Online» реклама остаханәсе эшчәнлегенә тукталдык. Быел остаханә үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә.00
-
5 гыйнвар 2021 - 06:14“Әйдәгез дус яшик” Бездә эшенә карата түбән хезмәт хакы түләнгән өч әһәмиятле һөнәр бар. Ул – кешеләргә хезмәт күрсәтүче, шул ук вакытта кадерсез – укытучы, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре. Эшләү өчен бу һөнәрләр өчен аерым белем кирәк.00
-
4 гыйнвар 2021 - 21:05Минзәләдә балаларның кышкы каникуллары күңелле уза Минзәлә елгасының яр буенда район мәдәният йортының иҗат коллективы “Күңелле каникуллар” дигән музыкаль күңел ачу чарасы үткәрде.00
-
3 гыйнвар 2021 - 08:46Аппарат куйгач аны карап та торырга кирәктер Шәһәребез кибетләре яннарына су ала торган аппаратлар урнаштырдылар.00
-
2 гыйнвар 2021 - 19:502 нче гыйнвар көнне балаларда үзәк паркка килеп ясалма таудан шудылар Яңа елның икенче көнендә шәһәребез балалары да йоклап ятмадылар.00
-
24 декабрь 2020 - 09:00Тәкермәндә Яңа елга әзерлек бара
-
11 ноябрь 2020 - 16:51Хәерле кич. Рүзилә Гатауллина сүзләре, Альберт Латыпов көе, җырлый Наталья Чепкасова
-
15 гыйнвар 2021 - 14:53Минзәлә районында тыл ветеранын юбилее белән котладыларАю авылында яшәүче Фая Миншина – 6 бала анасы.00
-
15 гыйнвар 2021 - 14:31Минзәләдә “Ел укытучысы " конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен билгеләделәрРайон педагоглары арасында иң осталарын билгеләделәр.00
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)91000
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64116000
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.78300
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.92800
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.123100
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064110900
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.316700
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.305900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика