Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Шәһәрдәге беренче санлы урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы

Шәһәребезнең әлеге мәктәбен быел 25 бала тәмамлый. Бу сыйныф районда иң күп укучылардан санала һәм алар бер-берсен ташламыйлар, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итәргә атлыгып торалар. Әгәр дә сыйныфта укучы берәр бала авырса бөтен сыйныфлары белән бергә җыелышалар да авыру сыйныфташларына дару алырга булышалар. Алар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә, берсе өчен...

Шәһәребезнең әлеге мәктәбен быел 25 бала тәмамлый. Бу сыйныф районда иң күп укучылардан санала һәм алар бер-берсен ташламыйлар, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итәргә атлыгып торалар.

Әгәр дә сыйныфта укучы берәр бала авырса бөтен сыйныфлары белән бергә җыелышалар да авыру сыйныфташларына дару алырга булышалар. Алар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә, берсе өчен икенчесе кайгыра. Табигатьне яраталар, тиз генә җыенып Чаллы шәһәренә дә барып кайтырга күп сорамыйлар.Әлеге сыйныфта укучы балаларның өлгерешләре яхшы, бер укучы алтын медальгә тәмамлый. Бу сыйныфның класс җитәкчесе Наилә ханым Габдуллина. Ул аларны яхшы итеп тәрбияләп олы тормыш сукмагына әзерләгән, моның өчен балалар аңа бик рәхмәтле. Сыйныфта укучы балалар спорт белән актив шөгыльләнәләр,кайсыберләре каратэ, гер күтәрү буенча республика ярышларында катнашып 2-3 урынны яулаганнар, призерлар булганнар. Менә алар:Владислав Иванов,Елена Титова, Роберт Хаматуллин, Андрей Урожников һәм башкалар. Бу сыйныфны тәмамлаган барлык укучылар киләчәктә физика, математика,социаль экономика буенча югары уку йортларына укуларын дәвам итәргә телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X