Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Табигатькә йөрәгең белән кагыл!

Минзәлә шәһәренең 5 нче "Таңкай" балалар бакчасында табигатьне саклау буенча күпкырлы эш алып барыла. Бүгенге көндә экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып санала. Табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблема. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

Зурлар төркеменә йөрүче балалар  "Табигатькә йөрәгең белән кагыл" дигән озак дәвамлы проект эше алып барыла. Балалар белән экологик даталарны өйрәнеп барабыз. Ул көннәрдә төрле чаралар оештырыла. Мәсәлән "Бөтендөнья алма көне", "Бөтендөнья җәнлекләрне саклау көне", "Бөтендөнья күчмә кошлар көне " һ.б.

Ел дәвамында метеомәйданчык эшли. Анда балалар үсемлекләр, кояш әйләнешен , явым-төшемне күзәтеп торалар.  Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез.

Балаларның "Без- экологлар"дип аталган  төркем гәҗитләре ай саен чыгып килә. Балалар белән бергә алып барылгач, аларның күзләрендә "очкыннар" кабына. Алар тагын дәртләнеп, табигатьне  сакларга тырышалар.

Зурлар төркеме оештырган  “Батарейканы тапшыр – керпенең тормышын саклап кал!” дигән экология акциясенә бар төркем балалары да кушылды. Акциянең максаты изге – табигатькә һәм кешелек дөньясына зыян салучы кулланылган батарейкалары җыю, табигатьне саклап калу һәм балаларга экология тәрбиясен кече яшьтән бирү. Нигә батарея, дисезме?  Чөнки,  чүплеккә ташланган бер батарея туфракка эләккәннән соң 20 квадрат метр җирне зарарлый. Географлар урманнар зонасында шул территориядә ике сукыр тычкан, бер керпе, берничә мең яңгыр суалчаны яши алыр иде дип саныйлар.Без балалар белән барлыгы 6 килограмм батарейка җыеп тапшырдык. Шулай иттереп, балалар бик күп керпе саклаганнар булып чыга. Нинди зур файда! Мәсәлән, бер батарейка авыр металлар - цинк, ртуть, кремний... белән бер керпе яшәрлек җирлекне пычрата.Бу эштә иң активларны әйтмәсәк, дөрес булмас кебек тоела. Алар Букун Илона-145, Емельянов Александр-90, Петухов Кирилл-70, Егорова Диана, Фаррахов Салават, Муринов Слава,  Харисова Виталина,  Донскова Василиса, Багманова Данелия, Валеева Самира, Зайкина Аделя, Радченко Арсений, Архипов Савелий, Чигвинцев Даниил, Шакирова Ралина , Петров Саша, Бывальцева Дарина.

Батареяларны, зинһар өчен, чүп савытына ташламагыз! Табигать – ул чиксез хәзинә. Планетабызны, аның табигатен саклау – бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.  «Керпеләр яшәргә тиеш!»

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия бирүгә әти-әниләр тарафыннан да ярдәм көчле, шуңа күрә дә без үңай нәтиҗәләргә ирешәбез. Безнең үрнәктә,  алган белемнәренә таянып, балалар кече яшьтән табигатьне аңлап һәм яратып үсәләр.

Үзебезне саклауны үзебездән башлыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X