Бүген алар редакциядә тупланылучы кулланылудан туктаган тагын унҗиде килограми батарейкалар алып килделәр.
Күп санлы заманча уйлап табулар автоном чыганакларына мохтаҗ булган энергия – аккумуляторларда һәм батарейкаларда. Тик иртәме яки соңмы һәр батарейка сафтан чыга һәм аны ташларга кирәк була. Әлеге кечкенә матдәләрнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә көчле тәэсир иткәнен күпләр әле белми. Шул уңайдан безнең 5нче "Таңаай" балалар бакчасында “Батарейканы тапшыр - керпене коткар “ дигән экологик акция үткәрелде. Барлык төркемдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре батарейкаларны утильләштерүгә алып килделәр.Ә шулай да мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Валиева Самира-239, Фаррахов Салават-77, Донскова Василиса-61, Ч. Саша, Данелия, Ралина, Аделя, Диана, Илона, Виталина, Илназ һәм башкалар аеруча бик тырыш булдылар.Барысы-17 килограмм батарейка җыеп тапшырылды. Безнең акция, анда катнашучыларга ташланган батарейкаларның туфракка, үсемлекләргә һәм хайваннарга зыян китерүен аңларга һичшиксез ярдәм итәр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев