Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

"Таңкай" балалар бакчасында "Гаилә. Семья. Family" проектын башлап җибәрделәр

Минзәлә шәһәренең 5нче "Таңкай" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә тәрбияләнүчеләр "Гаилә. Семья. Family" проектын башлап җибәрделәр.

Алар шушы проект кысаларында "Өлкәннәр көне"нә багышлап үз әби-бабаларының һөнәрләре турында рәсемнәр ясап, аларны яклап чыгыш ясадылар. "Әтиләр көне"ндә җырлар, биюләр, шигырьләр барысы да чын күңелдән башкарылды. Бәйрәмдә әтиләр дә сынаулар аша үтте, ә газизләре аларга көч биреп торды. Кызлар һәм малайларның һәрбер чыгышларын әтиләр алкышларга күмде. Балалар һәм әтиләр өчен аеруча кызыклы булган конкурс, ул- койма ясау иде. Әтиләребезнең кулларында балта, пычкы, чүкеч уйнап кына торды. Бик матур койма ясап куйдылар. Әтиләренең эшләүләрен күреп, балалары чиксез горурлык хисе кичерделәр. Бәйрәмне әзерләгән тәрбиячеләргә рәхмәтләрен ирештереп, әтиләр өйләренә таралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X