Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Татар Мөшегесендә районара волейбол турниры үткәрелде

Гаилә елына багышланган спорт ярышында 4 команда көч сынашты

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Клавдия Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбендә Гаилә елына багышланган районара, волейбол ярышы уздырылды, 

— Ярышта Татар Мөшегесе мәктәбеннән 2 команда, Калтак мәктәбе (Минзәлә районы), Мари Бүләр мәктәбеннән (Мөслим районы) 1 шәр команда катнашты. Үзара 7-9 сыйныф егетләре көч сынаштылар.Һәр мәктәп командасы югары әзерлекле икәнлеген күрсәтте, — дип хәбәр итә «Минзәлә-информ» га әлеге мәктәп диреткоры Дания Әхмәтова.

Нәтиҗәдә Мари Бүләр төп гомуми белем мәктәбе укучылары (укытучысы К.Т. Шамукаев) 1 урын, 2 һәм 4 урыннарны Татар Мөшегесе урта мәктәбе укучылары (укытучы С.М Саматов), 3 урынны Калтак урта мәктәбе укучылары (укытучы Ф.М. Гәрәев) яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев