Бу хакта республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«2024 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путинның инициативасы белән унберенче сыйныф укучылары имтиханнарның берсен яңадан тапшыра ала. Бу мөмкинлектән файдаланучы чыгарылыш сыйныф укучыларының саны арта бара», — дип белдерде ул.
Һадиуллин әйтүенчә, быел республиканың 3 меңнән артык укучысы имтиханнарның берсен яңадан тапшырган. Аларның 13 проценты нәтиҗәсен үзгәртә алмаган, ә 17 процентының нәтиҗәсе начарайган. Министр ассызыклаганча, быел БДИда барлыгы 416 укучы югары нәтиҗәләргә ирешкән: 364 кеше 100 балл, 50 укучы 200 балл җыйган.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев