Техникум студентлары өчен «Әти — гаилә терәге» конкурс программасы үткәрелде
Яшьләр сәхифәсе

Техникум студентлары өчен «Әти — гаилә терәге» конкурс программасы үткәрелде

Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме — әтиләр көне билгеләп үтелә. Аны бәйрәм итү датасы — октябрьнең өченче якшәмбесе.

 

 

Үзәк китапханәнең уку залында «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ «Автомобильләрнең двигательләренә, системаларына һәм агрегатларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча 113 нче курс студентлары белән «Әти — гаилә терәге» конкурс программасы узды (укытучы — Андреева З. Р).


— Егетләр кызыклы конкурсларда бик теләп катнаштылар, — дип хәбәр иттеләр үзәк китапханәдән.


Нет комментариев