Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Тотрыклылык ягында

Бүгенге яшьләребез - илебезнең сәяси киләчәге. Берничә елдан соң нәкъ менә алар тулысы белән Россиянең йөзен билгеләячәк.

Илебез алга таба ничек яшәячәк, аның белән кем идарә итәчәк, со­циаль-икътисадый үзгәрешләрне актив як­лау буенча курс дәвам итәчәкме? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап яшьләрнең актив гражданлык позициясенә бәйле. Узган җомгада район Мәдәният сара­енда "Киләчәкне үзебез сайлыйбыз" шигаре ас­тында яшьләр форумы узды. Анда шәһәрнең гимназия, урта һәм мах­сус уку йортлары укучы­лары катнашты. Форум КВН формасында үтте, анда катнашучы сигез команданың һәрберсе илдә барган сәяси вакый­галарга үз позициясен җиткерде. Командалар чыгышын район башлыгы урынбасары Ф.Вагыйзов, шәһәр башлыгы урын­басары Е.Сысоева, район башкарма комите­ты җитәкчесенең соци­аль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Беспалов катнашындагы компе­тентлы жюри бәяләде. Төркемнәргә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә Гран-прига ПУ-52 ко­мандасы лаек булды, команданы Т.Муринова әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X