Уеннар Олимп спорт мәктәбенең футбол кырында уза
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәләдә Физкультурачы көненә багышланган мини-футбол буенча ярышлар башланды.
— Уеннарда Олимп спорт мәктәбенең футбол бүлеге тәрбияләнүчеләре катнаша. Без аларны 6 командага бүлдек, тигезлекне саклап калу өчен командаларда төрле яшьтәге спортчылар уйный, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» «Олимп» спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Саранов.
Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез. Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев