Урыс авыл җирлегендә "Чиста яр" акциясе узды
Яшьләр сәхифәсе

Урыс авыл җирлегендә "Чиста яр" акциясе узды

Бу чарада Урыс мәктәбе укучылары да актив катнашты.



(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")
Урыс авыл җирлегендә "Чиста яр" акциясе үткәрелде. Яр буе зонасын чүп-чардан чистартуга юнәлтелгән акция Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә оештырылды.
Ильмира Аксюкова, Урыс авыл җирлеге башлыгы:
- "Чиста яр" акциясе кысаларында өмәләр Тулбай һәм Гөлек авылларында  үткәрелде. Урыс мәктәбе укучыларына афәрин, алар җирлек тормышында актив катнашалар. Акция вакытында да яхшы эшләделәр, ә өмәдән соң алар өчен табигатьтә тәмле төшке аш оештырылды.


Нет комментариев