Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Волонтерлар медицина хезмәткәрләрен котладылар

Медицина хезмәткәре көне - барлык чорларның иң мөһим һөнәрләренең берсен данлый торган бәйрәм.

(Минзәлә, 23 июнь, «Минзәлә-информ”, Чулпан Шафикова). Минзәлә медикларын район башлыгы һәм килгән депутатлар гына түгел, ә «Веста»яшьләр үзәге волонтерлары да котлады. «Веста»яшьләр үзәге волонтерлары медицина хезмәткәре көне уңаеннан дәртле бию флешмобы оештырдылар. Бию шулкадәр күңелле булды ки, медицина хезмәткәрләре дә аңа кушылдылар.

Данил Гозәеров-волонтер:

- Бик күңелле булды. Барысына да ошады, бергәләп биедек. Барысы да безнең яраткан табибларыбыз өчен оештырылды, алар безгә катлаулы хәлләрдә гел ярдәм итәләр.

Юлия Зиновьева-волонтер:

- Без Минзәлә һәм Минзәлә районы табибларын медицина хезмәткәрләре көне белән котладык һәм аларга ныклы сәламәтлек теләдек. Безне дәвалаганыгыз, ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Шулай ук искитмәле татар җыры белән безнең заман геройларын – табибларны - Рузил Миңнеханов та котлады.

Видео чыгышларны безнең Instagramда карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев