Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Волонтерлар Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрделәр

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне 2005 елдан башлап билгеләп үтелә.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Минзәлә педагогика көллияте волонтерлары юл хәрәкәтендә катнашучыларга белешмәлекләр тараттылар, барлык укучыларны юлларда куркынычсызлыкка өндәделәр.

Барлык укучылар өчен дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланган социаль видеороликлар күрсәтелде.

безнең өстәмә

Әлеге көн юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу максатыннан оештырылды. Бу көн хәзерге дөнья өчен актуаль, чөнки юлларда автомобильләр саны арта бара, дөньяның күп кенә төбәкләрендә , кешеләрнең имгәнүенә һәм һәлак булуына китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең саны югары булып кала бирә.

сан

Россиядә ел саен 150 меңнән 200 меңгә кадәр юл-транспорт һәлакәте була. Аварияләрдә 200 меңнән артык кеше җәрәхәт ала. 20 меңгә якын кеше фаҗигаләр корбаны була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев