Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

“Язучы булырга телим.”

Бүгенге яшьләр үзләренең вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышалар. Студентлар укудан буш вакытларын ничек үткәрәләр микән? Нәрсәләр белән кызыксыналар? Бүгенге заман дөньясына нинди караш белән карыйлар микән? Бу сорауларны без Минзәлә педагогия көллиятенең 2Д төркем шәкерте Гөлшат Гиляҗетдинова бирдек.

  • Гөлшат, үзең турында сөйләп кит әле.
  • Мин Минзәлә шәһәрендә туып үстем. Әнием Гөлнур педагогия көллиятендә укытучы булып эшли, әтием Илфат милициядә эшләп, пенсиягә чыкты, шулай ук гаиләбездә абыем Илнур һәм энем Алберт бар. Минзәлә гимназиясен бетереп, хәзерге вакытта педагогия көллиятендә чит телләр булегенең икенче курсында укыйм.
  • Ни өчен педагогия көллиятен сайларга булдың?
  • Бу һөнәрне сайларга беренчедән әни үрнәк булгандыр миңа дип уйлыйм. Икенчедән чит телләрне өйрәнү теләге зур миндә. Киләчәктә тормышымны шул өлкә белән бәйләргә телим, шуның өчен көллиятнең шушы бүлегенә укырга кердем.
  • Яраткан фәннәрең нинди?
  • Иң яраткан фәннәрем ул рус һәм татар әдәбияте. Ул дәресләрдә без төрле кызыклы әсәрләр өйрәнәбез. Тарих дәресенә дә бик теләп йөрим, чөнки безнең илебездә, ватаныбызда булган вакыйгаларны, хәрби хезмәткәрләрне белергә тиеш без. Әлбәттә инде инглиз теле дә яраткан фәннәремнең берсе.
  • Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?
  • Буш вакытымда мин күбрәк китап укырга яратам. Шулай ук шигырьләр һәм әсәрләр язарга яратам. Әсәрләремнең күбесе фантастик жанрда язылган. Мин татар телендә дә, рус телендә дә язам.
  • Хәзерге вакытта яшьләр һәм яшүсмерләр нинди проблемаларга, нинди авырлыкларга очрарга мөмкин?
  • Бүгенге заман яшьләре наркотик куллану, спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тарту белән мавыга. Алай итеп алар үзләренең яшь чакларын бозалар дип саныйм мин. Дөньяда бу начар гадәтләрсез яшәве кызыграк икәнен белмиләр әллә икән алар???
  • Авыр хәлдә калган яшүсмерләргә беренче чиратта кем ярдәм кулы сузарга тиеш?
  • Минемчә, аларга иң беренче булып әти - әнисе ярдәм күрсәтә ала. Дөньяда иң якын кеше ата-ана бит. Яшүсмерләрнең нинди кешеләр белән вакыт үткәрүе зур әһәмияткә ия. Мәктәптә балага карата мөнәсәбәт шулай ук аның эчке дөньясына зыян салырга мөмкин, шуңа күрә укытучы кешенең җилкәсенә бала тормышы өчен олы җаваплылык төшә. Без бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, игътибарлы булырга тиеш, якыннарыбызны наркотик шикелле начар гадәтләрдән саклап калырга һәрберебезнең бурычыбыз дип саныйм.
  • Кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш дип уйлыйсың?
  • Үз сүзен тота белү, ярдәм итәргә теләү сыйфатларына ия булган кешеләрне хөрмәт итәм. Ә менә икейөзлелекне түзә алмыйм.
  • Тормыш девизың бармы?
  • Әлбәттә, минем девизым "Елмаеп алга бару". Бу тормышта нәрсә булса да елмаеп алга барырга, кыенлыкларга бирешмичә алга карарга кирәк. Ә елмаю миңа үземдә ышанычлыклы булырга ярдәм итә. Шуңа күрә бу девизны үземә гел искәртеп яшим.
  • Син күбрәк реалистмы яки хыялланучы? Күңел түрендәге теләгең, хыялың нинди?
  • Мин күбрәк хыялланучан. Хыялланырга бик яратам, шуңа күрә дә шигырьләр, әсәрләр язамдыр инде. Хыялларымның күбесе фантастик әсәрләрем шикелле тылсымлы. Ә иң изге теләкләремнең берсе - язучы булу. Үсеп җиткәч үземнең иҗат җимешләремне бер китапка туплап бастырасым килә, аларны дөньяга күрсәтергә телим.
  • Синең нинди дә бәйгеләрдә, кичәләрдә катнашканың бардыр. Шуның турында сөйләп кит әле.
  • Әйе. Мин көллияттә дә, районда да үткәрелә торган чараларда катнашырга тырышам. Күптән түгел генә Казан шәһәрендә наркотикка каршы үткәрелгән "Сәламәт яшәу рәвеше" дигән шигырь бәйгесендә катнаштым. Мин анда үзем язган "Соңгы сулыш" шигыре белән диплом алып кайттым. Алга таба да шулай ук район бәйгеләрендә генә түгел, республикада да актив катнашырга телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев