Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат

Мәктәп скверы

Мәктәп скверы
  • Тасвирлама:

    Шәһәр үзәгендәге Мәктәп скверы “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" федераль программасы буенча төзекләндерелгән.

  • Адресы:

    423700 ТР, Минзәлә ш., Р. Люксембург ур.

Элекке сквердан аермалы буларак, ул бөтенләй башка кыяфәт ала. Аның пространствосы төрле функциональ зоналарга бүленгән, якын-тирәдәге уку йортлары коллективлары өчен сквер аралашу урыны гына түгел, дәресләр уздыру урыны да. Монда концертлар уздыру өчен сәхнә дә бар. Кыш көне Яңа ел бәйрәме алдыннан бирегә ясалма чыршы утыртыла, кар фигуралары ясала, утлар белән бизәлә. Аны ачу тантанасында олимпиада җиңүчеләре бүләкләнә. Парк янәшәсендә 1нче мәктәп яклап, машина кую урыны бар.