Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат

Минзәлә районында сәламәтлек саклау: поликлиника, балалар консультациясе, кабул итү-диагностика бүлеге

Сәламәтлек саклау системасына Минзәләдә үзәк район хастаханәсе, балалар консультациясе, кабул итү-диагностика бүлеге керә. Әлеге бүлектә телефон номерлары, төгәл адреслары һәм эш вакыты күрсәтелгән Минзәлә үзәк район хастаханәсенең барлык бүлекчәләре тәкъдим ителә.

Минзәлә үзәк район хастаханәсе тәүлек буе эшли торган 86 урынлы стационар (хирургия, гинекология, терапия, неврология, балалар, йөкле хатыннар өчен, реанимация) һәм 29 урынлы көндезге стационар (хирургия, гинекология, терапия, неврология, балалар),  бер сменага 300 кешене кабул итүче зурлар поликлиникасы, сменага 60 баланы кабул итүче балалар поликлиникасыннан, ОСМП (2 күчмә бригада) һәм 39 ФАПны үз эченә ала.

Минзәлә үзәк район хастаханәсе Минзәлә муниципаль районы халкына – 28948 (шәһәрдә-16952, авылда-11996) хезмәт күрсәтә. Хезмәт күрсәтү радиусы 50 км тәшкил итә, шул исәптән М-7 (м-12) федераль трассасының 60 км.

Чаллы шәһәренең 5 нче шәһәр хастаханәсенең кан тамырлары үзәге белән хезмәттәшлек уңышлы алып барыла. М-7 (М-12) трассасындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту программасы буенча һәлакәт урыннарыннан Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) китерелә.

Балалар поликлиникасы уңайлы урында урнашкан, аңа җәмәгать транспортында да, шәхси автомобильдә дә барып җитү җиңел. Пациентларга уңайлы булсын өчен кабул итүгә язылуның берничә ысулы тәкъдим ителә: телефон аша, дәүләт хезмәтләре аша яки шәхсән регистратурада.

Балалар консультациясе заманча җиһазландырылган, анда тәҗрибәле педиатрлар хезмәт куя. Биредә төрле яшьтәге балалар өчен медицина хезмәтләренең тулы комплексы үткәрелә, шул исәптән вакцинация, профилактик тикшерүләр һәм төрле авыруларны дәвалау.

Минзәлә ашыгыч медицина ярдәме-шәһәргә һәм аның халкына хезмәт күрсәтә торган ышанычлы һәм оператив сервис. Ел саен хезмәткә 30 меңнән артык чакыру керә.

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә квалификацияле белгечләр эшли, алар пациент янына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгалар.

Ашыгыч ярдәм машиналары заманча җиһазландырылган һәм һәлакәт урынында квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле медицина препаратлары бар.

Үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә планлы госпитализациягә һәм ашыгыч рәвештә килгән пациентлар агымы аерылган.

Моннан тыш, куркынычсызлыкны көчәйтү өчен хастаханәдә өзлексез видеокүзәтү системасы һәм тәүлек әйләнәсе эшләүче саклык посты урнаштырылган.

Кабул итү бүлегендә  шокка каршы палата, диагностика кабинетлары, күзәтү палаталары, йогышлы изолятор, санпропускник, дежур персонал һәм ашыгыч ярдәм диспетчеры өчен бүлмәләр, шулай ук планлы госпитализациягә керүче пациентларны рәсмиләштерү өчен аерым кабинет эшли.