Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Минзәлә районы тарихы

Минзәлә районы тарихы

Минзәлә – республикабызның иң борынгы шәһәрләренең берсе. Минзәлә шәһәренә нигез салу вакыты турында тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр арасында әлегә кадәр бердәм фикер юк. Әлеге белешмәлектә сез Минзәлә районының бай тарихы турында мәгълүмат алырсыз.

Минзәлә – республикабызның тарихи шәһәрләренең берсе. Үзенең тамырлары белән ул ерак үткәнгә барып тоташа.

Оренбург губернасының истәлек китабында Минзәлә 1584-1586 елларда салынган дип язылган.

Моннан дүрт гасырдан артык элек Ык белән Минзәлә елагасы арасында урнашкан башкорт җирләренә воевода Кенәз Одоевский җибәргән йомышлы кешеләр килеп урнашкан.

Алар Минзәләнең биек ярында үзләренә ошаган урынны сайлыйлар: төньяктан ул мул сулы Ык елгасы һәм биек урманлы яр белән капланган, көньяктан һәм көнчыгыштан аны биек һәм текә ярлы Минзәлә елагасы уратып уза.

XII гасырдан ук биредә Көнчыгыш илләреннән көнбатышка таба атаклы сәүдә «Бөек ефәк юлы» үткән. Исемсез елга буенда сәүдә кәрваннары ял итәргә туктый торган булганнар. “Мензил” гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә  “тору урыны”  яки бер дөя юлының бер тукталыштан икенчесенә кадәр озынлык үлчәме (21-25 км) дигәнне аңлата. Елганың биек ярында сәүдә кәрваны өчен тукталыш  була, шунда туктап торган вакытында сәүдә дә оештырылган, һәркем үз товарын тәкъдим иткән. Нәкъ менә шул заманнардагы  риваять буенча,  елганың, ә соңыннан шәһәрнең исеме дә килеп чыга.

Кнәзнең йомышлы кешеләре ошаткан мәйдан елгага сизелерлек авыш булган, һәм аның буйлап Кучканка һәм Скородумка дип аталган ике инеш аккан. Монда рус һәм башкорт җирләре чигендә сак пункты буларак Минзәлә ныгытмасына нигез салына.

Минзәлә тарихы  – китапта

Шәһәрнең 225 еллыгы уңаеннан  «Мензелинский край: история и современность » дигән китап дөнья күрде, анда Минзәлә һәм Минзәлә районының тарихи, биографик, экономик фактлары турында бәян ителә.

Минзәлә төбәге борынгыдан мул табигатьле, матур булган. Биредә елгалар һәм күлләр балыкка, су кошларына, җәнлекләргә бай. Борынгы заманнардан бирле ул күчмә терлекчелек һәм игенчелек төбәге булган. Минзәлә кырларыннан ашлыкның олаулар белән Уралдагы төзелә торган Демидов заводларына китерелүе турында дәлилләр бар. Болар барысы да: көтүлекләр һәм мул үләнле тугайлар, басу, болыннар Көньяк далалардан күчмә халыкны: кыргызларны, калмыкларны, нугайларны һәм башкаларны җәлеп итми кала алмаган. Минзәлә ныгытмасы Иске Кама аръягы сызыгының иң көнчыгыш ноктасы була, ул Казан воеводалыгын һөҗүм итүчеләрдән саклап торган.

Биредә җирле халык аз була. 1736 елда башкортлардан җирне арендалау һәм сатып алуны тыюны бетерү турындагы югары указдан соң халык агымы арта. XVIII йөзнең 60 нчы еллары азагында өяздә 30 меңгә якын кеше яшәгән, 10 елдан соң халык саны 69 меңгә кадәр үскән, ә 1860 елга – 255 мең кешедән артып киткән.

Милли состав буенча халык шактый төрле була. Өяздә утызга якын милләт вәкиле яшәгән, күпчелеген татарлар, руслар, башкортлар тәшкил иткән, аннан соң мордвалар, чуашлар, марилар, удмуртлар килгән. Халыкның якынча шундый составы безнең көннәрдә дә сакланып калган.

XIX гасыр уртасында өяздә рус балалары өчен 26 башлангыч мәктәп эшли, ләкин бер генә татар яки башкорт мәктәбе дә булмый. Мөселман динен тоткан татарларны массакүләм көчләп чукындыру чын бәла була.

Татар мәктәпләре земстволар оешканнан соң гына барлыкка килә башлый. 1914 елда өяздә 243 мәктәп, шул исәптән 50 керәшен-татар, 24 рус-башкорт, 7 чуаш мәктәбе булган.

Капиталистик мөнәсәбәтләр үскән саен өяздә промышленность производствосы түгел, ә  сәүдә үсә, анда суднолар йөри торган Агыйдел һәм Кама елгалары зур роль уйный. Нәкъ менә сәүдәнең көчле үсеше бөтен Россиягә танылган Минзәлә ярминкәсен уздыруга сәбәп була. ХІХ гасырның 80 нче еллары башында аның товар әйләнеше 10 миллион сумнан аз гына кимрәк була.