Новости Мензелинска

Газета "Мензеля" - Мензелинский район

18+
Рус Тат
Поздравления

23 ноябрьдә Кадрәк авылында гомер итүче Рәмзия Ибрагим кызы САБИРҖАНОВА 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

23 ноября 2016, 05:54

822

0

0

 23 ноябрьдә Кадрәк авылында гомер итүче Рәмзия Ибрагим кызы САБИРҖАНОВА 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Әниебез, Рәмзия Ибрагим кызы, гаиләдә үрнәк хатын, яхшы килен булды: әби-бабайларыбызны кадер- хөрмәттә тәрбияләп соңгы юлга озатты. Әни үзенең сабырлыгы, уңганлыгы, җитезлеге белән танылган хатын-кыз: авылда гына түгел, бөтен тирә-юньдә аның пешергән чәк- чәкләре табыннарны бизи.

Әниебез! Син безне намус белән яшәргә, сабыр, кешеләргә карата шәфкатьле булырга өйрәтеп тәрбияләдең. Барысы өчен дә зур рәхмәт, әни! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә бик кирәк. Сиңа бездән бер генә теләк - саулык, озын гомер, куанычлар, бәхет һәм күңел тынычлыгы. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп, әтиебез белән тигезлектә яшәргә язсын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев