Ветераннарга балалар бәйләгән бүләкләрне өләштеләр
Җиңү бәйрәме көннәрендә гимназия коллективы үзләренең ветераннары өчен тирән эчтәлекле концерт һәм театральләштерелгән "Тылда" дип аталган постановка күрсәттеләр. Театрыбызның халык артисткасы Рәзилә Муллина ярдәме белән әзерләнгән әлеге сәхнә әсәрен ветераннар елый-елый карадылар.
Еламаслыкмени, әнә ич, сәхнәдә бер бала, хатыннар җыелышып посылка җыйганда, "әни, мине дә салыгыз әле, әти янына барасым...