Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буыннардан буыннарга килә ул каһарманнар даны

Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын Җиңүнең 69 еллыгы Минзәлә шәһәрендә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч мизгелләр, кадерле очрашулар белән үрелеп үтте. Һәркемнең игътибары күкрәк тулы орден-медальләрен тагып килгән сугыш ветераннарында иде. Әлбәттә, ветераннарын көткән үзәк паркта иртәдән бирле бәйрәм рухы хакимлек итте. Район хәрби комиссариат янына...

Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын Җиңүнең 69 еллыгы Минзәлә шәһәрендә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч мизгелләр, кадерле очрашулар белән үрелеп үтте. Һәркемнең игътибары күкрәк тулы орден-медальләрен тагып килгән сугыш ветераннарында иде.

Әлбәттә, ветераннарын көткән үзәк паркта иртәдән бирле бәйрәм рухы хакимлек итте. Район хәрби комиссариат янына җыелган ветераннарыбыз, район җитәкчеләре, якташ геройларыбызның портретларын тоткан, флаг йөртүчеләр белән бер сафка басып, уку йортлары коллективларының "тере" коридорлары буенча җәяүләп стадионга чаклы бардылар. Алар артыннан хезмәт коллективлары, уку йортларында укучылыр стадионга килеп керделәр.

Ветераннарыбыз үз урыннарын алганчы аларга икенче урта мәктәпнең "Патриот" музей түгәрәге әгъзалары (җитәкчесе Светлана Петрова) георгий тасмалары беркетелгән, канәфер чәчәкләре чигелгән шарфлар бүләк иттеләр. Ветераннарның күбесе 90 яшькә җитеп килсә дә, гәүдәләрен төз тотып, орден-медальләрен чыңлатып, чакырылган кунаклар арасыннан танышларын барлыйлар.

Район башлыгы Айдар Салахов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, шәһәрдәшләребезне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек, имин тормыш теләде, Җиңү көненең чын-чынлап бөтенхалык бәйрәме, уртак горурлыгыбыз, бәяләп бетергесез казанышыбыз дип билгеләп үтте.

-Районыбызда 13 мең кеше Бөек Ватан сугышына киткән, шуның 8 меңе туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Безнең район дүрт Советлар Союзы Герое һәм Дан орденнарының тулы кавалерлары булган ике кешене биргән район ул. Җиңүнең 70 еллыгын да шулай бәйрәм итәргә язсын, - диде Айдар Салахов.

ТР мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниатуллина һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов үзләренең чыгышларында бәйрәмгә килгән барлык минзәләлеләрне, кунакларны Җиңү көне белән чын күңелдән котладылар. Алар үсеп килүче яшь буынны халкыбызның каһарманлыгы, Ватанга тугрылыгы, авырлыклардан курка белмәве рухында тәрбияләп, рух күтәренкелегенең, бердәмлекнең, дуслыкның җиңеп чыгуы, Бөек Җиңү кебек бәйрәмнәребезнең булуын ассызыкладылар. Барлык укучылар исеменнән 2 нче урта мәктәп укучысы Александр Янов җавап сүзе белән чыкты.

Анннан соң театраль композиция башланды. Мәйдан уртасында сугышка чаклы чорлар яңартылды: чыгарылыш кичәсе, кинәт кенә бомбалар шартлавы, пулялар сызгыруы ишетелә башлады, Левитан тавышы яңгырады, "Священная война" җыры башкарылды. Ирекле төстә фронтка язылучыларга винтовкалар, пилоткалар өләшенде. "Ватан ана", "Гранаталы солдат", "Тылда", "Ана сагышы", "Мәңгелек ут" монументлары яңарды. Бәйрәмгә килгән халык театральләштерелгән тамашаны бик яратып карады. Стадионга бер-бер артлы сугыш эпизодларын күрсәткән автомашиналар кортежлары керде. Кадет мәктәбе укучылары "спецназ"сугышчылары чыгышын күрсәттеләр.

Ватан өчен яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә Айдар Салахов һәм Светлана Гыйниатуллина мемориалга чәчәкләр салды, алар артыннан хезмәт коллективлары җитәкчеләре, аерым кешеләр мемориалны тере чәчәкләргә күмделәр. Изге яуда һәлак булганнарның якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды.

Тантаналы митингтан соң халык солдат боткасыннан һәм "йөз граммнан"авыз итте . Соңыннан хөрмәтле сугыш ветераннарыбыз "Минзәлә" кафесында бәйрәм табыны артында сыйландылар.

Сан

Районыбызда 13 мең кеше Бөек Ватан сугышына киткән, шуның 8 меңе туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Безнең район дүрт Советлар Союзы Герое һәм Дан орденнарының тулы кавалерлары булган ике кешене биргән район ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев