Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Минзәләнең баш табибы Илдар Мансуров Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә эшлекле очрашуга барды

Халыкка педиатр һәм акушер-гинеколог ярдәме күрсәтүне оештыру максатында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Мансуров Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә эшлекле визит оештырды. Очрашуда үзәкнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Наил Агишев, акушер-гинекология өлеше буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин катнашты. Визит барышында кунаклар хатын-кызлар...

Халыкка педиатр һәм акушер-гинеколог ярдәме күрсәтүне оештыру максатында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Мансуров Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә эшлекле визит оештырды.

Очрашуда үзәкнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Наил Агишев, акушер-гинекология өлеше буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин катнашты. Визит барышында кунаклар хатын-кызлар конкусльтациясе, балалар поликлиникасы, бала тудыру һәм балалар бүлекчәләре эше белән танышты.

Минзәлә район үзәк хастаханәсе белән Кама балалар медицина үзәге үзара аралашу мәсьәләләре, стационар шартларда пациентларга медицина ярдәме күрсәтү һәм консультация бирү буенча эшлекле киңәшмә узды. Учреждениеләрнең киләчәктә хезмәттәшлек итү буенча бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев