Минзәлә мәчетендә Минзәлә һәм Тукай районнары мөселманнары корылтае узды
Өченче тапкыр уздырыла торган әлеге җыенга ике районнан имамнар, мөслимәләр, мәхәллә җитәкчеләре җыелып, мәчет каршындагы курсларда уку нәтиҗәләре, алда торган бурычлар турында фикер алыштылар.