Минзәләдә чиста булсын!
Үзебез яши торган йорт яннарын шулай өмәләр белән җыештырып торсак, һичшиксез, тирә-якта чисталыкка ирешербез.
Районда санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәребездәге территориаль иҗтимагый үзидарәләр дә үзләренең территорияләрендә яшәүчеләр белән өмәләрне әледән-әле оештырып торалар.
ТОС№4 җитәкчесе Наилә Салимгареева өмәләр турында болай ди:
–Күпкатлы йортларда яшәүчеләрне дә өмәләрдә актив катнашсыннар иде дип телим. Бу яктан Изыскательләр урамындагы 4/6, Гурьянов урамындагы 102 нче, Кадомцевлар урамындагы 89 нчы, К.Маркс урамындагы 79 нчы йортларда яшәүчеләр үрнәк, алар өмәләрдә активлык күрсәтәләр, кемнеңдер әйтүен көтеп тормыйча үзләренең йорт яны территорияләрен тәртипкә китереп куйдылар. Шәһәребез чиста булсын дигән уй белән үзләреннән шул рәвешле өлеш кертәләр алар.
ТОС№2 җитәкчесе Лариса Горячева үзенең фикерләре белән уртаклашты:
–Санитар-экологик икеайлык кысаларында Школьная территориясендә өмәләр аеруча апрельнең икенче ункөнлегендә еш үткәрелде. Бигрәк тә З.Космодемьянская урамындагы 1 нче һәм 11А , Западная урамы,30, Чаллы тракты, Чернышевская, Кадомцевлар урамы,66 адреслары буенча үткәрелгән өмәләрдә шушы тирәдә яшәүчеләрнең олысы-кечесе йорт яны территорияләре чиста булсын дип тырыштылар.
ТОС№1 җитәкчесе Гөлфия Хәлимова:
–Санитар-экологик икеайлыкка ел саен актив кушылабыз. Быел да шулай. Шулар арасыннан иң мөһиме – бөтен кеше күз алдындагы Северный юл буен чүпләрдән арындырдык, Сестры Есиных урамындагы чокыр буйларын җыештырып чыктык. “Народный” балалар мәйданчыгы территориясендәге чүпләрне җыештырып, тәртипкә керттек. Җыелган чүпләрне капчыкларга тутырып куйдык. Гоголь,86, 98 нче йортларда яшәүчеләргә дә мактау сүзләре әйтәсе килә, үзләренең йорт яны территорияләрен өмә ясап, җыештырып куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев