Минзәлә районында чәчүгә төштеләр
“Калморза” хуҗалыгы, “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре арпа чәчәргә керештеләр
Шулай ук “Органик групп-Чулман” ҖЧҖдә дә сидераль пар өчен гәрчич (горчица) чәчә башладылар. Районыбыз хуҗалыкларында көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертү дәвам итә. Район хуҗалыкларында көзге культуралар 8300 (планга карата 67 процент), күпьеллык үләннәр 6500 ( планга карата 72 процент) гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-1300 (планга карата 14 процент) гектарда тырмаланган, дым каплату - 1600 гектарда(планга карата 3 процент), көзге культуралар 200 гектарда башкарылган. Барлыгы хуҗалыкларда 5300 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы. Район буенча арпа -600 гектардан артык чәчелде. Яңгырга чаклы керткән минераль ашламаның көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә файдасы күп. Көзге культураларны тукландыруда “Мензелинские зори” агрофирмасында басуларында эшләр төгәлләнде, шулай ук “Заиковский” хуҗалыгы да күпьеллык үләннәрне тукландыруны май бәйрәмнәренә чаклы тәмамлады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев