Фларис Шакирьянов Коноваловка зиратын төзекләндерүгә үз өлешен кертте
Коноваловка авылында яшәүче мөселманнарның күпчелеге башка авыллардан, төбәкләрдән күчеп килүчеләр. Фани тормыш белән саубуллашкач та, күпчелек мәрхүмнәрне туган якларына алып кайтып күмәләр. Бу авылда яшәүчеләр дә, власть та зиратны тәртиптә тоту буенча кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Чүп җыю контейнерын кул остасы ясап китерде,үләне чабылып торыла.