Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

 “Заиковский”ның печәне дә, сенаҗы да бар

  “Заиковский” хуҗалыгының ферма янындагы терлек азыгы хәзерләү базасында  рапстан сенаҗ салуга керештеләр.   Биредә печән һәм сенаҗ әзерләүнең бүген нәкъ вакыты икәнен белеп эшлиләр.

(Дилфас Галиев, “Мензеля-информ”, 17 июнь)

"Үләннәрнең туклыклылыгы, файдалы матдәләре югалмасын өчен, бүген үләннәрнең беренче катын сусыл чагында чабып, кышка әзерләүп кую икәнен яхшы аңлыйлар. Һава торышы да бу эшне башкару өчен уңай тора." ,- ди хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов.

Биредә 5 көн эчендә кәҗә үләненән 1600 тонна сенаҗ салып өстен полиэтилен белән каплап куйганнар. Салынган сенаҗның температурасы 25 градус, дымлылыгы 50 проценттан артмый. Сенаҗ салу технологиясе төгәл үтәлә. Сенаҗ һәм силосның дымлылыгын һәм температурасын үлчәү өчен 25 мең сумга махсус прибор сатып алынган. Хуҗалыкның күпьеллык үлән басулары яхшы. Хуҗалык барысы җәмәгать терлекләре өчен 600 тоннадан артык сыйфатлы печән хәзерләп куйган. Мондый азык культурасы-мул сөт алу нигезе. Биредә көненә 15 тоннага якын сөт савыла, сөтнең бер литрын 24-25 сумга сатканда да хуҗалык кассасына көн саен 375 мең сум күләмендә тере акча килеп керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев