Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә хәрби комиссариаты Севастополь белән телекүпергә чыгарга әзерләнә

23 июньдә ТР Президенты катнашында Севастопольнең шефлыкка алынган хәрби өлеше белән телекүпер узачак, - бу хакта чакырылыш комиссиясе утырышында фикер алышынды.

(Минзәлә, 17 июнь, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова).

«Безне Кара диңгез флоты белән тыгыз, еллар белән сыналган мөнәсәбәтләр бәйли. 2017 елдан башлап 100 дән артык Минзәлә егете Кара диңгез флотында «Бора» хәрби корабында хезмәт иткән. Бүгенге көндә дә анда хезмәт итүче солдатларыбыз саны 10нан артык. Телекүперне без сыйфатлы рәвештә үткәрергә, анда хезмәт итеп кайткан егетләрне, ветераннарны, хәрби хезмәт итүче егетләрнең әти-әнисен чакырабыз,”- дип сөйләде чакырылыш комиссиясе рәисе Камил Нәҗмиев.

Ел саен, хәрби-диңгез флоты көне җиткәндә, Минзәлә делегациясе Севастопольгә солдатларыбыз белән очрашу, команда белән аралашу, хезмәт шартларын бәяләү өчен бара. Быел шулай ук Севастопольгә визит ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев