Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Богодаровка авылына да юл проблемасы бетәчәк

Быел Яңа Маҗыннан Богодаровка авылына 3,5 км озынлыкта каты өслекле юл төзү планлаштырыла.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

 Быел Яңа Маҗын җирлегендә зур өметләр белән Богодаровка авылына  каты өслекле юл төзелешен көтәләр.

Иван Колбин, Яңа Маҗын авыл җирлеге башлыгы:

–2019 елда Яңа Маҗынга каты өслекле юл салынгач авыл халкы рәхәтләнеп теләгән җиренә чыгып китә ала. Атнага ике тапкыр Яңа Маҗыннан, һәр җомгада Богодаровка авылыннан Минзәләгә автобус да йөри. Шулай ук ике автобус Николаевка авылына балалар илтә. Аның берсе мәктәп укучыларын, икенчесе балалар бакчасына йөрүче балаларны алып бара.

Авыл урамнарын үзара салым средстволарына төзекләндерәбез. Узган елны Яңа Маҗын авылында (Советская һәм Коммунистическая урамнарында) 377,5 мең сум,  Богодаровка авылында (Озерная урамында) 67 мең сум үзара салым средстволары юллар төзекләндерүгә юнәлтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев