Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннарын квоталау турындагы Закон Татарстанда 1 сентябрьдән үз көченә керә.
Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда «Татэнерго» АҖдә «Иң мөһиме – кешеләр» кадрлар клубы очрашуында хәбәр итте.
«Әгәр оешмада 200дән артык кеше эшли икән, аның 1 процентын махсус операциядә катнашучылар өчен бүлеп бирергә кирәк. Һәм бу сан гына түгел. 1 гыйнвардан бу квота үтәлмәгән очракта җитди контроль һәм санкцияләр кертелә», - диде ул.
Очрашуда Татарстан энергетика тармагы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре җыелды. Очрашуның төп темалары булып кадрлар әзерләү һәм «Мәгариф – индустрия» бәйләнеше, энергетика компаниясендә HR-эш тәҗрибәсе, яшь белгечләрнең хезмәткә яраклашуы һәм заманча куркынычлар шартларында кеше факторы белән идарә итү, энергетика тармагы өчен кадрлар буенча дәүләт сәясәте һәм энергетикада хезмәт базары тора, дип яза Татар-информ.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев