Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләренең язгы кыр эшләре

Районда беренче булып язгы чәчүгә керешкән “Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсы игенчеләре 1320 гектарда борчак чәчтеләр.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Шулай ук “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре 175 гектарда борчак һәм 335 гектарда арпа, “Калморза” хуҗалыгы арпа-200, борчакны 100 гектарда җир куенына салдылар. 

Район буенча 1700 гектар арпа,  2100 гектар борчак чәчелде. 

Сидерат чәчүдә “Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре сынатмый: алар барысы 1352 гектарда сидерат чәчтеләр.

 Район буенча барлыгы 5837 тонна орлык инкрустацияләнде, бу планлаштырылганның 68,8 проценты дигән сүз.

Районыбыз хуҗалыкларында 5068 гектар күпьеллык үләннәр өстәмә сый алды.

Көздән көзге культураларны өстәмә тукландыру ”Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә, “Мензелинские зори”, “Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсында башкарылды. Гомумән алганда барысы көз һәм яз көне 16945 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландыру тәмамланды.

Барлыгы 5600 гектар күпьеллык үләннәр һәм 31887гектар туңга сөрелгән җирләр тырмаланды.Район буенча дым каплату 77,9 процентка башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев