Минзәләдә "Зәкәт" фонды күчтәнәчләренең икенче партиясен тараттылар
Районга кайткан 150 ифтар җыелмасы шәһәр мөселманнары арасында гына таратылып калмыйча, авылларга да җибәрелде.
("Минзәлә" Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") ТР Диния Нәзарәтенең "Зәкәт" фонды тарафыннан ураза тотучы мөселманнарга ифтар кылу өчен әзерләнгән азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе Минзәлә мөселманнары арасында да тартылды.
- Барлыгы 150 ифтар җыелмасы алып кайттык, - дип хәбәр итә Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков. - Әлеге ланчбокслар шәһәребездә генә түгел, Хуҗәмәт, Усай, Дәвек, Гөлек, Шикәрле-Каен, Наратлы-Кичү, Калморза, Иркәнәш, Мөшеге, Тупач, Тулбай мәхәлләләрендә дә таратылды. Беренче партиясен Бикбау, Аю авылларындагы дин кардәшләребезгә дә күчтәнәч итеп җибәргән идек.
Шулай ук Рәмзил хәзрәт шушы көннәрдә Минзәлә мәчете тарафыннан 50 кешегә азык-төлек җыелмасы тарату турында хәбәр итте.
- Әлеге изге эштә безгә Мәрдановлар, Фәхертдиновлар, Ильяс Закиров гаиләсе, Эльвира Хатыйп кызы, Айзирәк Зәкиева булышты. Аеруча зур рәхмәтебез ШЭ Луиза Токаревага ("Кулинария"), - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, быел Минзәлә мәчетендә Ураза гаете намазы укылмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев