Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Наратлы Кичү авылыннан үзешчән композитор Рөстәм Әхмәтханов яңа җыр иҗат итте. Исеме дә матур –“Минзәлә таллары”.

Әлеге яңа җыр ничек туган?

Автор болай дип сөйләде: 
–Авылыбыз Наратлы Кичүгә рәссамнәрне чакырып “Остазлар сукмагыннан” дигән кичә үткәрүнең файдасы зур булды (Бу хакта “Минзәлә” район газетасында да язылып чыкты). Шушы чарада катнашкан Татарстанның халык рәссамы Мадьяр Хаҗиев Наратлыкичү авыл мәдәният йортында картиналар галереясе ачарга вәгъдә бирде. Быел апрель аенда аны ачарга планлаштырып торабыз. Биредә үзебезнең якташларыбызның да, шулай ук Чаллы, Минзәлә, күрше районнар рәссамнәренең дә иҗат эшләрен – картиналарын күрергә мөмкин булачак. 
Гаилә тормышына килсәк, 2019 елда сөенечле вакыйгалар көтә: оныгыбыз Алмаз – олы кызым Айгөлнең улы Казан дәүләт медицина университетының 5 нче курсын тәмамлый, без аңа зур өметләр баглыйбыз. Үземнең иҗатыма килсәк, Яңа елга планнар зурдан. Моннан 4 ел элек үземнең җырларымнан торган бер диск чыгарган идем инде, 2019 елда тагын ике диск чыгарырга исәплим. Аның берсе Әфган җырларыннан торачак, шушы темага багышланган 20ләп җыр бар. Әфганнан совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгы якынлаша, шушы датага кадәр диск чыкса, бик әйбәт булыр иде. Икенчесе – җырлар җыентыгы. Җырларым арасында сүзләрен дә үзем язганнары бар. Нигездә Зөләйха Закирова, Рәзинә Насыйбуллина, Азат Мәрданов, Рафис Мәүҗиев иҗатлары якын миңа. Күптән түгел “Минзәлә таллары” дигән яңа җыр иҗат иттем. Аның сүзләре ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре,“Шәхри Чаллы” газетасы баш мөхәррире Мирһади Разовныкы. Аның әлеге шигыре күптән язылган булган. Әлеге дә баягы рәссамнәр күргәзмәсе вакытында ул миңа берничә шигырен биргән иде. “Минзәлә таллары” шигыренә бик тиз генә язылды көй. Безнең төбәктә яшәүче әфганчыларның гимнына әверелгән Рашат Низами сүзләренә “Хуш, Гиндукуш“ җырына да көй шулай тиз туган иде. Җырларны язгач, халыкка җиткерәсе килә, хәзер шушы дискларны чыгару мәшәкате белән йөрим. 
Барлык минзәләлеләрне, якташларыбызны Яңа ел белән котлыйм. “Минзәлә” газетасын укып, минем җырларымны тыңлап минзәләлеләр көч-дәрт тупласыннар, хозурлансыннар, рухи азык җыйсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев