Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Әнәк" агрофирмасы Иркәнәш җирлегенә кар эттергеч алып бирде

Районда грант буенча тракторлы булган җирлекләргә инвесторларның ярдәм итү традициясе дәвам итә.

Илшат Вагыйзов

Узган ел Җирле үзидарә көнендә район башлыгы Айдар Салахов грант откан Аю, Иркәнәш, Яңа Мәлкән, Наратлы-Кичү авыл җирлекләре башлыкларына МТЗ-82.1 тракторыннан ачкычлар тапшырган иде.

Быел Иркәнәш авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында җирлек башлыгы Илгизәр Камалов Аю авыл җирлегенә тракторга агрегатлар алып биргән “Август” компаниясен үрнәк итеп, “Әнәк” агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиевка кар эттергеч алып бирергә булышуны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Агрофирманың “Мөшеге” бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов хәбәр иткәнчә, атна -ун көн дә үтмәде, инвестор Иркәнәш җирлегенә ярдәм кулы сузды. Хәзер җирлеккә караган Иске Иркәнәш, Кызыл-Төбәк, Тегермәнче, Яту авылларының, Яңа Иркәнәш бистәсенең урамнарын грантка откан трактор һәм “Әнәк” агрофирмасы алып биргән кар эттергеч ярдәмендә чистартып торалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев