Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җирле үзидарәләргә трактор ачкычлары тапшырылды

 Бүген районыбызның муниципаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Җирле үзидарә көне уңаеннан үткәрелгән чарада район башлыгы Айдар Салахов узган елгы конкурста грант откан җирле үзидарә башлыкларына –Аю (Айрат Галимов), Яңа Мәлкән (Зөфәр Нәҗметдинов), Иске Иркәнәш(Илгизәр Камалов), Наратлы Кичү (Илнар Вәлиев) авыл җирлекләренә МТЗ-82,1 тракторының ачкычларын тапшырды.

–Әлеге тракторлар халык мәнфәгатьләре өчен нәтиҗәле кулланылсын, файдасын күрегез, – диде Айдар Салахов.

Район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм чарасында район башлыгы Айдар Салахов муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, муниципаль хезмәткәрнең һәрберсенә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәтен җиткерде.

Муниципаль хезмәткәрләрне район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тә котладылар. Муниципаль хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясенең Рәхмәт хатлары, район башлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Соныннан алар хөрмәтенә зур концерт куелды. Алар өчен Татарстан Республикасының “Агыйдел” дәүләт җыр ансамбле артистлары, якташыбыз Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецов чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X