Бүген Татарстан Җурналистлар берлегенең - республикадагы иң зур иҗат оешмасының XIX съезды үткәрелә.
ТР Журналистлар берлеге 1200дән артыграк кешене берләштерә. Казанда һәм районнарда 50дән артыграк җирле бүлеге һәм журналистлар оешмасы эшләп килә. Соңгы елларда 25-35 яшьтәге сәләтле журналистлар хисабына иҗат берләшмәсе сизелерлек яшәргән.
Быел съездны үткәрү Татарстан журналистлар берлеге оешуның 100 еллыгына туры килә. 1918 елның 21 декабрендә Казанның кайбер газеталары уртак эшчәнлек нигезендә үзләренең һөнәри, социаль һәм мәдәни мәнфәгатьләрен яклау максатында берләшә.
Съездда нинди мәсьәләләр каралуын, нинди проблемалар күтәрелүе хакында безнең хәбәрләрдә танышырсыз.
Безнең Минзәлә районыннан Татарстан Журналистлар берлегенең XIX съездында делегат булып “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиев катнаша.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев