Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

ТР Дәүләт Советы депутатлары Минзәләнең 11 санлы "Шатлык" балалар бакчасында булдылар

Минзәлә муниципаль районында милли мәсьәләләр һәм фән, мәдәният, мәгариф буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетының күчмә утырышы алдыннан депутатлар шәһәребезнең “Шатлык” балалар бакчасыннан башланды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Балалар төрле милләттән һәм алар кунакларны яңа пешкән ипи һәм татар халкының милли ризыгы булган чәкчәк белән,төрле телдә сөйләшеп каршы алдылар. Әлеге бакчада кунаклар космос зонасында “Йолдызларга юл”, мини музейда – “Татар йорты”н, билингваль кабинетта – рус телле балаларны туган телдә өйрәтү буенча дәрес фрагментын, музыкаль залда – Идел буе халыкларының бию композициясен, шахмат академиясен, 10 нчы төркемдә – балаларны туган телдә өйрәтү дәресен, 8 нче төркемдә – “Яшь пешекче”, 14 нче төркемдә – инглизчә менталь, авыл өендә – “Әпипә” балалар музыкаль оркестрын карадылар, таныштылар. Бакчадагы балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, ә килгән кунаклар аларның бакчадагы тормышы, яшәү рәвеше белән кызыксындылар, балалар белән әйлән-бәйлән әйләнделәр. Айрат Зарипов балалар белән шахматта уйнады. ТРсы Дәүләт Советы комитеты әгъзалары балалар пешергән кыстыбыйдан да авыз иттеләр, аны ничек пешерүе белән кызыксындылар. Балалар белән әңгәмә кордылар. Инглизчә ментальдә депутат, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла Раймонд исемле малай белән танышып, аның бик яхшы инглиз телен белүен билгеләп үтте.

“Безнең бакчага балалар күп йөргәч эшләве дә күңелле. Киләчәктә кытай телен дә өйрәнәчәкбез”, - диде бакча җитәкчесе Надежда Калинина җавап сүзендә. Телләр белү милләтара дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә. Бу бакчада милләтләргә бүлү дигән нәрсә юк. Барысы да рус телендә теттереп сөйләшә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев