Шәһәрдә район газетасына яздыру һәм тарату редакция өстенә кала бара
Шәһәрдә 16 меңнән артык кеше яши. Ничә фатир, ничә шәхси йорт икәнен безгә төгәл мәгълүмат бирә алучы булмады. Эш анда түгел. Авыл почтальоннары, яшәүчеләр саны аз булуга карамастан, шәһәр почтальоннарына караганда район газетасын ике тапкыр күбрәк яздырдылар.